"Мәскәү. Путинга" махсус кушымтасы эшли башлады.
Шуның буенча русиялеләр дәүләт башлыгы Владимир Путинның 17 декабрьдә үтәчәк зур матбугат конференциясенә сораулар җибәрә ала.
Моннан тыш, Президентка махсус сайтта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. "Мәскәү. Путинга" кушымтасы аша видеошалтырату ясарга, видеосорау яздырырга, яки текстлы хәбәр җибәрергә мөмкин, дип яза ТАСС.
"Мондый сервисларның эше быел Путинның зур матбугат конференциясендә туры линия элементларын кулланырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Кремльнең матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Русия лидерының халык белән туры аралашуы булмаячак, дип ачыклык кертте ул.
Халыкның сорауларын Гомумрусия халык фронты (ОНФ) волонтерлары эшкәртәчәк. "Алар гражданнарга сорау бирергә, яки мобиль телефоннар кушымтасы буенча киләчәк мөрәҗәгатьләрне яңгыратырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Песков.
Фото:ТАСС