12 яшьлек малай өеннән өч көн элек таң белән чыгып киткән.
Уфада 12 яшьлек Даниил Васильев югалган. “Поиск детей – Уфа” төркемендә хәбәр итүләренчә, бала 4 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм әлегә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.
Билгеләре: буе – 150 сантиметр, гәүдәгә нык, кара чәчле, маңгай чәче озын.
Өстенә капюшон һәм мехлы кара куртка, зәңгәр күлмәк, кара зәңгәр джинсы, шнурлы кара аяк киеме кигән булган.
Аның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 02, 020 (полиция), 8-927-969-89-19 (“Поиск Детей-Уфа” дежур номеры) телефоннары аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйлар.
Фото:bash.news