-20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2020, 13:05

Оныгы подъездга чыгарып ташлаган...

Бабай ишек алдындагы җәймәдә йоклап йөргән. Бүген ул үз-үзен хезмәтләндерә алмый.

Уфаның Сипайлово бистәсендәге бер йорт подъездында өлкән яшьтәге ир кешенең яшәве билгеле булды. Аны фатирыннан оныгы куып чыгарган. Ярый әле Леониң Дмитриевич "Минем кадерле картларым" оешмасы хезмәткәрләренә вакытында эләгә, юкса бу хәл фаҗига белән тәмамланыр иде.

- Бабай коточкыч хәлдә иде - ач, аннан бик нык ис килә, көчкә аягында басып тора. Мондый олы яшьтәге кешене урамга чыгарып ташлау - үлемгә китерә торган эш", - ди оешма хезмәткәрләре.

Бабайга тиз пешерелә торган токмач тәкъдим иткәч, ул аны шунда ук чи килеш тә ашарга риза булган, чөнки ачтан интеккән. Әлегә бабайны 3 көнгә бер фатирга урнаштырганнар. Аны берничә тапкыр юындырып, азык-төлек китергәннәр.

- Аңа беренче кирәк-ярак, памперслар китердек. Ул ашап туя алмый һәм йоклый да йоклый, - ди ярдәм итүчеләр.
Бабайны арытаба картлар йортына җибәрәчәкләр. Бу хәбәрне ишеткәч, ул шатлыгыннан елап ук җибәргән.

Фатирда бабайның хатыны да барлыгы билгеле. Әлегә кызның аны да җәберләве турында мәгълүмат юк. Шул ук вакытта адекват булмаган оныкны тулысынча җаваплылыкка тарттырып та булмый, чөнки аңа әле 18 яшь тулмаган.
Фото: mksset.ru
Читайте нас в