+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2020, 07:10

Өч кешенең гомере өзелгән

8 декабрь төнендә Баймак районының Ишморза авылында янгын чыга.

8 декабрь төнендә Баймак районының Ишморза авылында янгын чыга.
Урынга Ишморза авыл Советының ирекле янгын сүндерү командасы бүлекчәсе килгәч, 7х6 метр зурлыктагы бүрәнә йортның януы ачыкланган.
Янгын сүндерү вакытында коткаручылар 1985 һәм 1989 елгы ике ирнең һәм 1964 елгы хатынның гәүдәләрен тапкан.
Янгынны сүндерүдә барлыгы өч берәмлек техника һәм җиде кеше, шулай ук Ишморза һәм Абдулкәрим авыл Советы ирекле янгын сүндерү командасы җәлеп ителгән.
"Һәлакәт урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Головко чыкты. Шулай ук анда Баш идарәнең оператив төркеме һәм сынау янгын лабораториясе җибәрелгән. Янгын сәбәпләрен һәм килеп чыккан хәлнең хәл-шартларын тикшерү-оператив төркемгә һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателенә ачыкларга кирәк булачак ", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: Башинформ
Читайте нас