- Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу - җан таләбем, - ди Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Мансур Кашапов. Ул озак еллар инде волонтерлык эше белән шөгыльләнә.
Мансур Илдар улы - Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр белән эшләү, физик культураны, спортны һәм туризмны үстерү бүлегендә әйдәүче белгеч. Хезмәт вазыйфаларын җиренә җиткереп башкару белән беррәттән, ул волонтерлык эшенә дә вакыт таба.
- Һөнәрем буенча укытучымын, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, мәктәптә инглиз теле, физкультура дәресләре укыттым. Гомеремнең шул чорында ук волонтерлар сафына кушылдым. Мәктәп укучылары һәм яшьләрне берләштерүче "Авангард" оешмасын барлыкка китереп, изге эшләр белән шөгыльләнә башладык. Эшчәнлегебез күпкырлы иде: үсеп килүче буынның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру юнәлешенә зур көч салдык. Елга-күл, урман буйларын чүп-чардан тазарту буенча бихисап экологик өмәләр үткәрдек, - дип уртаклашты Мансур.
Район хакимиятендә эшли башлагач та ул волонтер булудан туктамый, киресенчә, бу яссылыкта эшчәнлеге тагын да колачлыракка әверелә. Коронавирус пандемиясе чорында Дүртөйле волонтерлары иңнәренә тагын да җаваплырак йөк төшә: алар 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган, үзизоляция шартларында өйдә утыручы кешеләргә азык-төлек, дарулар илтү белән шөгыльләнә.
- Коронавирус пандемисенең беренче дулкыны вакытында безнең үзәккә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдән 865 мөрәҗәгать килде, аларның барысына да тиешле ярдәм күрсәттек, - ди Мансур. - Пандемиянең икенче дулкыны әле дәвам итә, безнең эшчәнлек тә тукталмый: бүгенгә 179 мөрәҗәгать кабул иттек тә инде. Алар буенча да ярдәм үз вакытында оештырылды. Ковид белән авырып, өйләрендә дәваланучы пациентларга бушлай дарулар тарату буенча да эшлибез.
Пандемия вакытында аеруча зур тырышлык күрсәткән волонтерларның исемнәрен атыйсым килә. Менә алар: Гөлшат Кашапова (ул халыкка 300 битлек тегеп таратты), Алмаз Гәрәев, Эльза Рәхмәтуллина, Румия Пичугина, Ренар Тимерханов, Илнара Сабитова, Алмаз Кашапов, Раил Насыйбуллин. Аларның фидакарьлеге, вакытларын кызганмыйча изге эшләр башкаруы чын-чынлап соклануга лаек.
Мансур Илдар улы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы шәхесләрдән. Ул ярыммарафоннарда катнаша, кичләрен Дүртөйле шәһәренең 2нче лицееның баскетбол командасы белән күнекмәләр үткәрә. Әйткәндәй, аның кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар даими җиңүләр яулый. Интеллектуаль КВНда да Мансур Кашаповның тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясый.
Яшь, булдыклы, һәр эш өчен зур җаваплылык тоеп, тормышны ямьләүгә үз өлешен кертеп яшәүче волонтерга уңышлар телик!
Фото: М. Кашапов архивыннан