-10 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2020, 12:10

Штраф салмыйлар. Тәртип бозмасаң...

2021 елның гыйнварыннан күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне берничә яңалык көтә.

2021 елның гыйнварыннан күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне берничә яңалык көтә.

Хокук бозучыларны штрафка тарттырачаклар, дип сөйләде Финанслар һәм инвестицияләр белән идарә итү академиясенең күчемсез милек базары эксперты Алексей Кричевский. Әйтик, киләсе елдан башлап күпфатирлы йортларның чормаларында гына түгел, цоколь катларында да шәхси әйберләрне саклау тыела.

Моннан тыш, газ приборлары төзек булмаган һәм техник хезмәт күрсәтү узмаган очракта алар кулланыла алмый. Шул исәптән балконнарда һәм лоджияләрдә сүндерелмәгән сигаретларны калдырырга ярамый.

Гыйнвардан барлык авария һәм эвакуация ишекләре эчтән ачкычсыз ачылырга тиеш. Тагын бер үзгәреш беренче катларда яшәүчеләргә кагыла. Янгын хезмәткәрләре беренче катларда рәшәткәләр белән кызыксыначак, бигрәк тә тәрәзәләр һәм ишекләр эвакуация юлы буларак тәгаенләнгән булса.

Барлык бу хокук бозулар өчен 2дән 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Белгеч сүзләренчә, шушы елның 16 сентябрендәге 1479 санлы Хөкүмәт карары 450дән артык пункттан һәм берничә кушымтадан тора.

Фото:artfile.ru
Читайте нас в