+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2020, 18:25

Волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә белешмә тарата

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча махсус белешмә эшләнгән. Мәгълүмати брошюралар оешмалар аша, шулай ук волонтерлар тарафыннан өлкәннәргә ярдәм күрсәтү вакытында таратылачак.

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча махсус белешмә эшләнгән. Мәгълүмати брошюралар оешмалар аша, шулай ук волонтерлар тарафыннан өлкәннәргә ярдәм күрсәтү вакытында таратылачак.
Пенсионерлар белешмәдән авырмас өчен үз-үзеңне ничек тотарга, ничек сакланырга, кемгә бушлай дарулар тиеш һәм аларны ничек алырга кирәклеге турында беләчәк. Шулай ук аңлаешлы формада авыруның беренче симптомнары вакытында нишләргә, кайда анализлар тапшырырга, ә иң мөһиме - әлеге тема буенча барлык "кайнар линия" телефоннары урнаштырылган. Брошюра "Бердәм Русия" ярдәме белән 300 мең нөсхә басылган.
Уфада белешмәне өлкән кешеләргә азык-төлек җыелмалары белән бергә Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин китерде. Ул Башкортстанда яшәүчеләргә 65 яшьтән өлкән булган кешеләр өчен 31 декабрьгә мәҗбүри рәвештә үзизоляция режимын озайтулары турында искәртте.
Данира Әхмәтова киләсе елда 80 яшен билгеләп үтәчәк. Үзизоляцияне үти, ләкин бер ялгызы яшәгәнлектән, ә пенсия кечкенә булганлыктан, волонтерлардан азык-төлек белән ярдәм итүләрен сорады. Рәмзил Ишсарин аңа кирәкле җыелма һәм мәгълүмати буклет алып килгән.
Руза Гәрәева быел 70 яшен билгеләп үтте. Пенсионер - 1нче группа инвалиды, һәм сәламәтлеге торышы буенча кибеткә чыга алмый. Өйдә туганы ярдәмләшә. Алар, шулай ук, волонтерлардан ярдәм алды.
"Бүген волонтерлар сафына республикабыз депутатлары, эшкуарлары һәм барлык битараф булмаган гражданнары кушыла. Ышанам, пандемияне без җиңәчәкбез, ә волонтерлык һәм үзара ярдәмләшү рухы калачак", - диде Рәмзил Ишсарин.
Исегезгә төшерәбез: республикада 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр үзизоляцияләүдә булырга тиеш. Кибетләргә бару өчен аларга 11дән 13 сәгатькә кадәр вакыт бирелгән. Өлкәннәргә азык-төлек һәм даруларны өйгә китереп җиткерүдә ярдәм кирәк булса, “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитеты каршындагы “Безнең хәстәрлек” волонтерлык штабының колл-үзәгенә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-800-201-89-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: "Бердәм Русия".
Читайте нас: