Русиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде.
Хәбәр ителүенчә, Русия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 15 декабрьгә кадәр дистанцион эшне хокукый җайга салырга кушкан иде. “Русия Хөкүмәтенә хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләрнең мәнфәгатьләре балансын үтәү зарурлыгыннан чыгып, дистанцион эшне норматив җайга салуны камилләштерүне, әлеге эш төрен оештыруга чыгымнарны минимальләштерүне тәэмин итәргә”, — диелде аның күрсәтмәсендә. Шуннан чыгып, узган атнада Дәүләт думасы дистанцион эш турында закон кабул итте. Ул Хезмәт кодексына “читтән торып эшләү”, шулай ук “вакытлыча” һәм “катнаш дистанцион эш” төшенчәләрен кертә.
Әйтергә кирәк, бу уңайдан закон проекты карау өчен июньдә үк Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко депутатлар һәм сенаторлар төркеме белән берлектә кертелде. Чөнки COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә Русиянең Хезмәт кодексы хезмәткәрләрне күпләп ерактан торып эшләүгә күчерүгә әзер түгел иде. Әйтик, Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда 67,1 миллион хезмәткәрнең бары тик 30 меңе генә өйдә интернеттан файдаланып эш башкару турындагы хезмәт килешүе төзегән. Бу, интернет-технологияләр кулланып, билгеле дистанцион һәм платформалы мәшгульлек масштаблары белән чагыштырганда, бик аз. Гомумән, Хезмәт кодексының гамәлдәге редакциясе вакытлы дистанцион мәшгульлек ситуациясен күздә тотмый.
Дистанцион эш (халык теленә “удаленка” булып кереп бара) Интернет кулланып, хезмәт бурычларын үтәүне күздә тота. Катнаш эш офиста (эш урынында), шулай ук дистанцион хезмәт эшчәнлеген үз эченә алачак. Закон белән хезмәткәрне “удаленка”га вакытлыча күчерү ярты елдан да озаграк вакытка була алмый.
Хезмәт эшчәнлегенең мондый төрләре хезмәт килешүе, яки аңа өстәмә килешү нигезендә теркәлергә мөмкин, диелә документта. Шунда ук хезмәткәрләрне дистанцион эш өчен җиһазлар һәм программа белән тәэмин итү һәм эш бирүче тарафыннан чыгымнарны (Интернет, җиһазлар өчен түләүләр) кайтару шартлары да күрсәтелергә тиеш.
Әгәр эш бирүче хезмәткәрне читтән торып эшләү өчен җиһазлар белән тәэмин итә алмаса, яки хезмәткәр үз эшенең үзенчәлеге аркасында дистанцион рәвештә эшли алмаса, эшсез тору вакыты өчен Хезмәт кодексы нормалары буенча түләнәчәк. “Удаленка” хезмәт хакын киметү өчен сәбәп була алмый.
Илдә пандемиягә кадәр дә еш кына җитәкченең һәм аңа буйсынган кешенең телдән килешүләренә нигезләнгән вакытлы “удаленка” гамәлдә иде. Әмма, закон проекты авторлары билгеләп үтүенчә, шундый очраклар да теркәлгән — намуссыз эш бирүче низаглы вәзгыятьтә вакытлы дистанцион эшне прогул буларак теркәгән. Ә менә кайбер намуссыз хезмәткәрләрнең кайвакыт судта эш бирүче рөхсәте белән өйдән эшләдем, дип ышандырырга тырышкан очраклары да булган. Хезмәт кодексына кертелгән үзгәрешләрнең максаты — эш белән тәэмин итүнең ышанычлылыгына ирешү һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә мәгълүмати-коммуникация технологияләрен куллануны арттыру.
Моннан тыш, закон эш бирүчегә гадәттән тыш хәл булган очракта, аның ризалыгыннан башка хезмәткәрне “удаленка”га күчерү хокукын да бирә.
Закон проекты нигезендә, хезмәткәр эш бирүчесе белән җитди сәбәпсез ике көн рәттән бәйләнешкә кермәсә, бу аны эштән җибәрүгә нигез була ала. Шуннан соң эш бирүче хезмәт килешүен өзәргә хокуклы.
Хезмәт хокукы буенча эксперт, хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең дәүләт инспекторы Ольга Петрова фикеренчә, Хезмәт кодексына кертелгән “удаленка” белән бәйле нигезләмәләр бер үк вакытта хезмәткәргә дә, эш бирүчегә дә отышлы. Эксперт билгеләп үткәнчә, дистанцион эштә кыенлыклар булып тора. Әйтик, хезмәткәрне программа тәэминатына тоташтыру һәм аның һәрвакыт элемтәдә булуын таләп итү сәбәпле, аны даими рәвештә эштән тыш вакытта да “тарткалап” торалар. Шул рәвешле артык эшне контрольдә тоту шактый кыен. Бу очракта дистанцион эшне закон аша көйләү бик мөһим.
Русия Хезмәт кодексындагы бу үзгәрешләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.