Яңавыл шәһәрендә яшь ир белән хатынның үлеменә кем гаепле?
"Алкогольнең токсик йогынтысы" диагнозы белән парны ашыгыч ярдәм реанимация бүлегенә китерә. Бу вакытка икесе дә комага киткән була. Көндез - 36 яшьлек хатын, ә кичен 32 яшьлек ир вафат булган.
Медиклар бу хәл турында мәгълүматны хокук саклау органнарына тапшырган. Тикшерү-оператив төркем һәлак булганнарның фатирына юл тота.
Һәлакәт урыныннан криминалистлар маринадланган гөмбә, пыяла юа торган сыеклык салынган канистра һәм 14 антисептик эретмә шешәсен алган.
Болар барысы да экспертизага җибәрелгән.
Фото: кп.ру