+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2020, 17:15

Баймаклылар сертификатлы булды

Дәүләт ярдәме белән җиде гаилә бүләкләнде.

Дәүләт ярдәме белән җиде гаилә бүләкләнде.

Баймак районы хакимиятендә торак сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Бәхетле гаиләләрне бу шатлыклы вакыйга белән муниципалитет башлыгы Фәнис Әминев котлады.
Ул билгеләп үткәнчә, "Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль максатлы программасында катнашучылар буларак индивидуаль торак йорт төзүгә социаль түләү төрендә гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Шулай ук инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында ике гаилә фатир ачкычлары алган.
Фәнис Габдерәшит улы гаиләләргә яхшы йортлар төзергә яки сатып алырга, шат һәм сәламәт балалар үстерергә, һәрвакыт матур, шулай ук нык һәм тату гаилә булып калырга теләде.

Читайте нас: