+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2020, 20:25

"Халат кына кигән хатын юл буенда басып тора иде..."

Иртәнге сәгать биштә аны узып баручылар күрә.

Иртәнге сәгать биштә аны узып баручылар күрә.
Татарстанда юл читендә җәйге халатта басып торган, өшегән олы яшьтәге хатын-кызны коткарганнар. Иртәнге сәгать биштә бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына Мамадыш районында М7 трассасы читендә шушы хатын басып торуы турында хәбәр килгән.
Коткаручылар 79 яшьлек хатынны отряд урнашкан урынга китергән һәм өшегән әбине җылыту өчен кирәкле чаралар күргән. Шуннан соң алар өлкән яшьтәге хатынны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.
Хатынның ни сәбәпле шундый хәлдә калуы турында әлегә хәбәр юк.
Фото: agryz-rt.ru
Читайте нас: