+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2020, 19:00

Коронавирус 4 мең парга аяк чалган

Алар никахларын терки алмаган.

Алар никахларын терки алмаган.

Башкортстанда коронавирус аркасында дүрт меңнән артык пар никахны теркәүне күчерергә карар кылган.

Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 2020 елның 1 мартыннан 31 октябренә кадәр 4 127 пар никахлашуны соңрак вакытка күчергән. Күчерүнең төп сәбәбе - COVID-19 буенча вәзгыять һәм шуңа бәйле рәвештә кертелгән чикләү чаралары.

Барлыгы марттан октябрьгә кадәр төбәктә 13 889 никах теркәлгән. Барлык теркәлүләр чикләү чараларын үтәп үткәрелде, дип ассызыкладылар ведомствода.

Агентлык элегрәк хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, мартта никахларны күчмә теркәүне гамәлдән чыгарганнар. Апрель аенда ЗАГС тантаналарында үзизоляция шартларында кияү һәм кәләш кенә булган. Ата-аналарны, дусларны, операторларны һәм фотографларны залга кертмгәннәр. Җәен теркәлүләрдә яшь парларның әти-әниләренә катнашырга рөхсәт иткәннәр.

Фото: Башинформ
Читайте нас: