Балаларына да кирәкмәгән, күрәсең...
Мәләвез районында 65 яшьлек Федор Карповны эзләү дәвам итә. Соңгы тапкыр аны 7 октябрьдә күргәннәр. Ул көнне ир өеннән билгесез юнәлештә чыгып китә һәм кире кайтмый.
- Эчкәнен беләм, безнең капка янында егылганын да күрдем. Ә аннары бер атна тирәсе вакыт үткәч юкка чыкты. Күптән үлгәндер инде. Хатыны да, балалары да эзләргә уйламыйлар да, - ди урында яшәүче хатын.
Ирнең буе 160 сантиметр чамасы, йөзгә 60 яшьләр тирәсендәгедәй күренә, чәчләре бераз коелган. Югалган көнне ул кара-зәңгәр, озын җиңле күлмәк кигән, трико һәм кара галошта булган. Ир турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото һәм мәгълүмат bash.news сайтыннан алынды.