+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2020, 07:35

"Төзелеш өчен җир" интернет-сервисында ниләр бар?

Башкортстанда торакка ихтыяҗ зур булган 11 шәһәрдә 40 җир кишәрлеге билгеләнгән, алар "Росреестр" тарафыннан эшләнгән "Төзелеш өчен җир" сервисына кертеләчәк. Бу хакта Уфада узучы Халыкара бизнес атналыгында ведомствоның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец сөйләде.

- "Росреестр" идарәсе, Кадастр палатасы филиалы, төбәк Хөкүмәте һәм урындагы үзидарә органнары катнашлыгында киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча, торак төзелешендә перспективалы үсеш алган Башкортстанның 11 шәһәре билгеләнде, - дип белдерде Петр Клец. - Бу шәһәрләр вәкилләре белән эш башкарылды, аның барышында 4,5 миллион квадрат метр мәйданлы 40 җир кишәрлеге бүлеп бирелде, киләчәктә анда торак төзелеше алып барырга мөмкин.
Әлеге мәгълүмат "Росреестр"га җибәрелгән һәм гомумиләштерелгән. Ул "Төзелеш өчен җир" интернет-сервисына урнаштырылачак. Анда ачык кадастр картасында бу җир кишәрлекләрен күрергә мөмкин булачак.
Фото: рravitelstvorb.ru
Читайте нас