+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 11:15

Балалар кайда төн кунган?

Уфада абыйлы-сеңелле Климовларны эзләү төгәлләнде.

Уфада абыйлы-сеңелле Климовларны эзләү төгәлләнде.

Уфада абыйлы-сеңелле Йосыф һәм Нурия Климовларның югалуы турында хәбәр иткән идек инде. 12 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай 10 декабрьдә дәресләрдән соң өйләренә кайтмый. Туганнары бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Эзләүгә волонтерлар да кушыла.

Бәхеткә, балалар табылган, алар исән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, аларны Дим районындагы кибеттә тапканнар.

Билгеле булганча, балалар табылганда, алар янында сыйныфташларының әтисе булган.

Хәзерге вакытта балаларны бу хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Мәктәп укучылары кайда төн кунган, монысы хәбәр ителми.

Фото:"Лиза Алерт. Башкортостан" төркеме.
Читайте нас