+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 11:50

“Машина белән дә, җәяү дә үтәрлек түгел иде...”

Халыкның үзәгенә үткән мәсьәләләрне хәл итәргә “Инцидент” системасы ярдәмгә килгән.

Халыкның үзәгенә үткән мәсьәләләрне хәл итәргә “Инцидент” системасы ярдәмгә килгән.
Иглин районында Кальтовка — Балажи юлын ремонтлау төгәлләнгән. Моңа район халкының активлыгы да булышлык иткән. Алар республика җитәкчесе Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә үз район башлыгына сорау биргән: “Кальтовка – Балажи юлында кайчан ремонт булачак? Инде вәгъдә итүләренә ярты ел үтте, ә юлдан машина белән дә, җәяүләп тә узарлык түгел”. Шикаятьне “Инцидент” системасы теркәгән.

Декабрь башында Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко авыл халкына һәм мөрәҗәгатьнең үтәлешен контрольдә тотучы “Инцидент” системасына җавап бирде:
“30 ноябрьдә 12 километр озынлыктагы Кальтовка — Балажи юлын ремонтлау төгәлләнде. Барлык ремонт эшләре, гамәлдәге инструкцияләр нигезендә, ГОСТларга туры килә торган материалларны кулланып, смета документациясенә ярашлы башкарылды. Ремонтланган юлга ике ел гарантия бар. Гарантия йөкләмәләре кысаларында подрядчы, кирәк булганда, барлык эшләрне дә башкарачак. Ремонттан соң юлларның торышы берничә тапкыр яхшырды, Кальтовка, Чкаловская, Балажи торак пунктларында яшәүчеләр аның сыйфаты белән тулысынча канәгать”.
Читайте нас: