+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 16:00

Радий Хәбиров тимер юлларны үстерү турында фикер алышты

Башкортстанда магистраль тизйөрешле юллар ачуны планлаштыралар. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировка "РЖД"ның филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев сөйләде.

Башкортстанда магистраль тизйөрешле юллар ачуны планлаштыралар. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировка "РЖД"ның филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев сөйләде.
Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе генеральный директоры Антон Гармаш сүзләренчә, тимер юлчылар легаль булмаган таксистларны пассажирлар йөртү базарында кысрыклап чыгарырга ниятли. Уфадан Дәүләкәнгә һәм Приютово ягына Көнбатыш экспресс җибәрү планлаштырыла, ә Күмертау ягына Көньяк экспресс җибәреләчәк.
Тагын бер яңалык - "Карлыгач" электричкасын - республика Башлыгын "Уфа" тимер юл вокзалы перронында күрсәттеләр.
Уфа вокзал комплексын реконструкцияләү барышын караганнан соң, Радий Хәбиров һәм Вячеслав Дмитриев киңәшмә уздырды. Анда Уфа тимер юл узелының уртак үсеше турында фикер алыштылар.
Киңәшмә азагында Радий Хәбиров һәм Вячеслав Дмитриев инновацион үсеш юнәлешендә Башкортостан Республикасы һәм «Русия тимер юллары» җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас