+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 11:55

"Салкын өйдә туңабыз..."

"Йортны җылытырга ярдәм итсәгез иде..." - дип мөрәҗәгать иткәннәр "Инцидент"ка.

Уфаның Р. Зорге урамындагы 28/1 санлы йортта яшәүчеләр дә социаль челтәрләр аша республика Башлыгына мөрәҗәгать иткән. “Безнең панель йортның диварлары бик салкын һәм ел әйләнәсенә күгәрек белән каплана. Берничә ел дәвамында 93нче торак-файдалану идарәсенә мөрәҗәгать ит­сәк тә, бернинди чара да күрмиләр. Йортны җы­лытырга ярдәм итсәгез иде”, — дип яза шушында яшәүчеләр.
Әлеге хатны “Инцидент” системасы башкаланың Совет районы хакимиятенә башкару өчен җибәргән. Аннан килгән җавапта 93нче идарә хезмәткәр­ләренең подъездларга һәм фатирларга салкын үтмәсен өчен йорт диварындагы җөйләрне ямаулары турында әйтелә.
Шушы ук районда яшәүчеләрне 94нче лицейга керү юлында көн саен машиналар күпләп туктавы борчый. Бу балаларга үтәргә комачаулый. Уфаның Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илнур Идиятуллиннан килгән җавапта әлеге лицейга үтү юлында автотранспорт керүне чикләүче “ярымсфера” куелуы турында белдерелә.
Уфаның Әхмәтов урамындагы 322 санлы йортта яшүчеләр яңгыр яуганда түбәдән көчле су агуына зарлана. Подъездны судан саклау өчен өстәмә тамбур корылган булган. Ләкин еллар үтү белән ул искергән, черегән, түбәсеннән су ага. Подъездны ремонтлаганнар, ә тамбур шул килеш калган. Моннан тыш, су агу җайланмасы дөрес куелмаганлыктан, бишенче каттан икенчегә кадәр балконнарга су керә икән.
Уфаның Ленин районы хакимиятеннән килгән җавапта подрядчы оешманың әлеге корылмага ремонт ясавы турында белдерелә.

Читайте нас: