0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2020, 01:00

Гафу үтенделәр...

Куергазы районының Яңа Муса авылында яшәүче Любовь Серова һәм Илмира Ардиванова балаларының, янәсе, иске салкын сыер абзарында учак янында укырга мәҗбүр булулары турында фоторепортаж төшергәннәр иде.

Куергазы районының Яңа Муса авылында яшәүче Любовь Серова һәм Илмира Ардиванова балаларының, янәсе, иске салкын сыер абзарында учак янында укырга мәҗбүр булулары турында фоторепортаж төшергәннәр иде.


Бу хәл дөреслеккә туры килмәгән, алар бу роликны балалары Интернетсыз этләнгән өчен, шушы хәлгә игътибар итүләрен максат итеп төшергән. Хәзер алар кылган эшләре өчен гафу үтенгән.


"Без бу фоторепортажны "Ростелеком" ишетсен өчен, безнең балаларга интернет булсын өчен төшердек. Авырлык китергән һәркем алдында гафу үтенәбез. Бәлки, белмәвебез аркасында, бәлки, үзебезнең ахмаклык белән шушы эшне эшләгәнбез. Әмма без авылыбызга интернет үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле. Инде 16 декабрьдә интернет безгә кушылачак", - диделәр фейк яңалык авторлары.


Исегезгә төшерәбез, ялган мәгълүмат тарату өчен 700 мең сумга кадәр штраф һәм өч елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы каралган.


Фото: Башинформ
Читайте нас в