+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 декабрь 2020, 08:45

Миңнегали Шәйморатов орденының беренче кавалеры вафат булды

103нче яшендә Башкортстан башкаласында генерал Миңнегали Шәйморатов орденының беренче кавалеры, Башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы герое, Кызыл Байрак, Ленин, Кызыл йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский орденнары кавалеры Мөгыйн Нагаев вафат булды.

"Мөгыйн Кәрим улы Нагаев лаеклы, озак яшәде, гыйнварда аңа 103 яшь туларга тиеш иде, - дип язды социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ул шәхсән үзе ветеран белән хушлашырга килгән иде. - Бүген без каһарманны соңгы юлга тирән ихтирам белән озаттык. Аның истәлеген мәңгеләштерергә кирәк, без моны ничек лаеклы итеп эшләү турында уйларбыз".

Исегезгә төшерәбез: Ватанны саклаучылар көнендә Мөгыйн Нагаев республикада гамәлгә куелган яңа орденның беренче кавалеры булды. 2020 елның 23 февралендә герой фатирының тәрәзәләре астында шәхси хәрби парад узды.

Фото: "Башинформ"

Читайте нас