Кечкенә малай зур проблемалар белән очрашса да, әкияткә ышана әле...
Республикада яшәүче кечкенә малайга ашыгыч ярдәм кирәк. 6 яшьлек Родион Хөсәеновның тумыштан килгән кимчелеге бар, ул өлешчә ишетми. Шуның аркасында малай әле дә начар сөйләшә, ә киләсе елда малай беренче сыйныфка китәчәк.
Бүген аның гаиләсе операциягә акча җыя. 87 мең долларны безнең акчага әйләндерсәң, бу 6 миллион сумнан артык. Өстәвенә, сумманың бер өлешен яңа елга кадәр кертергә кирәк. Киләсе елда бәя шактый артачак.
- Калифорниядә атрезия һәм микротияне тергезү халыкара үзәгендә операция ясатырга мөмкин. Проблема бары тик бәядә генә - 87 мең доллар. Шул ук вакытта 31 декабрьгә кадәр бөтен сумманың 5 меңен булса да кертергә кирәк, югыйсә, киләсе елның 1 гыйнварыннан бәя 99 мең долларга кадәр үсәчәк, әлеге курс буенча аерма 1 миллион сумга якын тәшкил итә, - ди аның әнисе.
Малайның әле әнисенең карынында булган чакта ук авырулары ачыкланган. Тик сабый үзенең яшәргә тырышуы белән табибларны да гаҗәпләндергән. Атап әйткәндә, операция уңышлы үткән.
Бүген Родион, башка балалар кебек, яңа елга уенчыклар сорамый. Ул сәламәт колак турында хыяллана. Малайга бергәләп ярдәм итсәк, чыннан да, теләге тормышка ашачак.
Саклык банкы картасының номеры: 4276 0600 1431 2675.
Карта малайның әнисе Римма Әлфит кызы Хөсәеновага беркетелгән.