Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2020, 14:29

"Мин исән! Менә бит мин!.."

Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда! Менә бер хатын-кызга үзенең мәрхүмә түгел икәнлеген прокуратура аша дәлилләргә туры килгән. Ул инде ярты ел бакыйлыкка күчкәннәр исемлегендә булган.

Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда! Менә бер хатын-кызга үзенең мәрхүмә түгел икәнлеген прокуратура аша дәлилләргә туры килгән. Ул инде ярты ел бакыйлыкка күчкәннәр исемлегендә булган.

Бу гыйбрәтле вакыйга Новосибирск шәһәрендә теркәлгән. Биредә яшәүче хатын-кыз прокуратурага шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Аны ЗАГСта "вафат" дип язып куйганнар. Әлеге язма хатынны дәвалаган табиб белешмәсе нигезендә барлыкка килгән.

Тикшерү барышында шул ачыкланган: игътибарсыз табиб бер пациентын икенчесе белән бутаган, шул рәвешле исән-сау кеше үлгәннәр исемлегенә эләккән.

"Мәрхүмә" статусы бирелгәннән соң ханым бихисап бәлаләрга дучар булган. Шуларның берсе - ул социаль түләүләрдән колак каккан. Прокуратура ярдәме белән ул ярты елдан соң гына исәннәр сафына кайта алган. Хата җибәргән табибка исә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Фото: ksonline.ru
Читайте нас: