+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2020, 20:15

Хатынының сөяркәсен уклау белән кыйнаган...

Җинаятьче аның хатынының өеннән чыкканын ишек артында көтеп торган.

Җинаятьче аның хатынының өеннән чыкканын ишек артында көтеп торган.
"Чаллы хәбәрләре" хәбәр итүенчә, биредә яшәүче иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ир белән хатын аерылышканнан соң, аларның ике баласы әниләре белән яшәгән. Бу көнне алар әбиләрендә булган.
Ир иртән элекке хатыны яшәгән өйгә килеп, ишеккә шалтыраткан. 33 яшьлек Чаллы хатыны өйдә сөяркәсе белән булган һәм бу тавышка уянган. Алар көтелмәгән кунакны кертмәскә була һәм өйдә тын гына аның китүен көтә. Бераздан кунак үз өенә кайтырга җыена, ләкин аны ишек артында хатынның элекке ире көтеп тора. Ул аны этеп фатирга кертеп җибәрә дә аңа йодрыклары белән ташлана. Аннары аш-су бүлмәсеннән уклау алып чыгып, бик нык кыйный.
31 яшьлек зыян күрүчегә дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм дәвалау курсын узарга туры килгән. Алынган җәрәхәтләр сәламәтлек өчен куркынычсыз булган.
Шул ук вакытта, хатынның элекке ире белән аерылышуына ике ел үткән булган инде.
Фото: vgae.ru
Читайте нас: