Баймак районында пенсонер хатынны бәрдергәннәр.
Кичә кич, 14 декабрьдә, Башкортстанның Баймак районында җиңел машина йөртүче 65 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Һәлакәт урыныннан ул качкан. Бу хакта ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте Семеновское авылының Салават Юлаев урамында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, пенсионер каршы як юлның уртасыннан барган.
- Водитель авария урыныннан качкан. Оператив-эзләү чаралары барышында машина йөртүче тоткарланды. Ул Баймакта яшәүче 20 яшьлек егет булып чыкты. Аның машина белән идарә итү өчен таныклыгы юк, - дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәре.
Кызганычка каршы, хатын алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Фото: Башньюс