+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 12:00

27 бала алкогольдән агуланган

Агулануның 14 очрагы башкалага туры килә.

Агулануның 14 очрагы башкалага туры килә.

Ел башыннан республикада 27 бала составында спирт булган продукцияләрдән агуланган. Агулануның 14 очрагы башкалага туры килә.
“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсенең токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча, Стәрлетамакта 11 яшьлек, 12 яшьлек, 13 яшьлек (2 бала), 14 яшьлек (2 бала) балалар спиртлы продукция белән агуланган. Бөредә – 4 яшьлек бала, Салават районында – 3 яшьлек сабый, Дүртөйле районында – 13 яшьлек бала, Ишембай, Салават, Әбҗәлил, Уфа районнарында 14 яшьлек үсмерләрнең берәр агулану очрагы теркәлгән.
Уфада 11 ай эчендә спиртлы продукция белән 14 бала агуланган. Алар арасында иң кечесенә - 9 ай, иң зурысы – 14 яшьлек.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, агулануның сәбәпләре, нигездә, этил спирты куллану.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас: