-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 15:31

Беренче сыйныф укучысы мәктәпкә шартлаткыч "куйган"

Бала-чага мәче белән уйнап үссә, күпкә мәрхәмәтлерәк була, ди психологлар. Ә менә беренче сыйныфта укучы кыз бала йомшак йорт хайванын шулкадәр яраткан ки, хәтта аның янына тизрәк кайтып китү өчен, белем алган мәктәбендә шартлаткыч куелган дип полициягә хәбәр иткән.

Бу вакыйга Одесса шәһәрендә теркәлгән. Кызның хәбәреннән соң, әлбәттә, мәктәптән бар кешене тиз арада чыгарганнар, аны полиция уратып алган, табиблар килгән. Тик күпме генә эзләсәләр дә, мәктәптә шартлаткыч табылмаган. Ялган хәбәр таратучының эзенә тиз төшкәннәр, аның алты яшьлек кыз булуын белгәч, барысы да гаҗәпләнгән, ә кызчык үзенең кылыгын: "тизрәк мәчем белән уйнарга кайтып китәсем килгән иде, шуңа шартлаткыч турында уйлап чыгардым", дип җавап биргән.
Террорчылык акты хакында ялган хәбәр таратуның бик начар булуы, аның аркасында бу вакытта чынлап та ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең полиция һәм башка хезмәтләрне көтеп алалмавы турында кызчыкка аңлатканнар, әлбәттә. Ә менә укучының әтисе белән әнисенә мөгаен да балаларының кылыгы өчен җавап бирергә - штраф түләргә туры килер.

Фото: vsalde.ru
Читайте нас: