-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 12:40

Директор кызын...

Тикшерү эшләре башланган.

Tикшерү эшләре башланган.
Бөрҗән районында бер авыл мәктәбе директоры бер егетне 16 яшьлек кызын ике тапкыр көчләүдә гаепләгән. Зыян күрүченең әнисе 26 яшьлек егеткә карата полициягә 15 декабрьдә гариза язган. Аның сүзләренә караганда, укучы кызны егет ике тапкыр көчләгән: 12 февральдә Уфада сәүдә үзәгенең парковкасында торган машина салонында һәм 23 июньдә Бөрҗән районында авыл янындагы урманда.
Хатын-кыз ассызыклаганча, аның кызы үзенең рәнҗетүчесе белән таныш булган. Ни өчен барысы да шулкадәр озак вакыт узганнан соң ачыкланганын хатын әйтмәгән.
Полиция хезмәткәрләре гаризаны кабул иткән һәм шикләнелүчене эзли башлаган. Тикшерү комитеты әлегә җинаять эше кузгатмаган.
Фото: 420cs.ru
Читайте нас: