-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 14:45

Котыру чире йоктыручылар күпме?

Быел Башкортстан территориясендә хайваннарның гидрофобия, ягъни котыру авыруы йоктыруының өч очрагы ачыкланган.

Быел Башкортстан территориясендә хайваннарның гидрофобия, ягъни котыру авыруы йоктыруының өч очрагы ачыкланган.

Аларны республиканың ике муниципалитетында тотканнар. Чишмә районында - бер эт, Белорет районында - бер эт һәм бүре.

Башкортстанның "Роспотребнадзор" төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2019 елда хайваннарның котыру авыруы йоктыруының 15 очрагы ачыкланган.

"Хайваннардан алынган зыян буенча медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр саны тотрыклы дәрәҗәдә тора. 2020 елның 10 аенда 8 626 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, 100 мең кешегә күрсәткеч 213,6 тәшкил иткән. Хайваннар тешләгән 17 яшькә кадәр балалар – 31,4 процент", — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Әйтергә кирәк, Башкортстан территориясендә гидрофобиядән кешенең соңгы үлеме 2013 елда Әлшәй районында теркәлгән.

Фото: Башинформ
Читайте нас: