+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 14:05

Һәр йортка - Яңа ел

Акция идеясен 5 декабрь көнне (волонтерлар көнендә) Президент Владимир Путин хуплады. Ул вакытта Иваново өлкәсеннән килгән волонтер, "Кохомскийның Кыш бабае" Володя Смирнов "Һәр өйгә - Яңа ел" Бөтенрусия акциясен оештырырга тәкъдим иткән иде.

Яңа ел алдыннан Гомумрусия халык фронты активистлары #БезБергә акциясе кысаларында "игелек арбасы"ның бер өлешен "шатлык кәрзине"нә әйләндерәчәк.

Хәзер кибеткә килгән һәркем тәм-том, уенчыклар яки үзе теләгән бүләкне сатып алырга һәм кәрзингә салырга мөмкин. Шулай итеп, Яңа ел чыршылары пандемия аркасында гамәлдән чыгарылуга карамастан, берләшергә, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга бәйрәм бүләк итәргә мөмкин.

Акция идеясен 5 декабрь көнне (волонтерлар көнендә) Президент Владимир Путин хуплады. Ул вакытта Иваново өлкәсеннән килгән волонтер, "Кохомскийның Кыш бабае" Володя Смирнов "Һәр өйгә - Яңа ел" Бөтенрусия акциясен оештырырга тәкъдим иткән иде.

#БезБергә активистлары барлык ил гражданнарын «шатлык кәрзиннәре»н бүләкләр белән тулыландырырга чакыра. Бу турыдан-туры өйгә балаларга бәйрәм китерү өчен эшләнелә.
«Балалар могҗизага ышана һәм аны көтә. Без аларның ышанычын акларга тиеш. Сабыйлар пандемия аркасында бәйрәмсез калырга тиеш түгел. Уфа супермаркетларында куелган «шатлык кәрзиненә» кечкенә бүләк салып, безнең һәрберебез тылсымчы була ала. Әгәр сез кибеттә #БезБергә акция логотибы язылган арбаны тапмасагыз, тәм-томнар һәм уенчыкларны Гомумрусия халык фронтының төбәк башкарма комитеты аша тапшыра аласыз. Ярдәм итү теләге бар икән, языгыз - 02region@onf.ru. Без сезнең белән балага бүләкне нинди юл белән тапшырырга карар итәчәкбез», - дип сөйләде Башкортстан Республикасында Гомумрусия халык фронты төбәк штабы әгъзасы Рафаэль Хәкимов.

"Шатлык кәрзиннәре" Уфаның түбәндәге кибетләрендә урнаштырылган:

"Ярминкә", Маяковский ур., 10;
"Ярминкә", Кремль ур., 55;
"Монетка", Хакыйкать ур., 15;
"Монетка", Ухтомский ур., 28;
"Монетка", Евгений Столяров ур., 6;
"Ярминкә", Перовский ур., 15;
"Монетка", Степан Злобин ур., 4;
"Ярминкә", Свердлов ур., 67;
"Монетка"", Минһаҗев ур.,121;
"Монетка", Гафури ур., 4;
"Бәйрәм", Октябрь проспекты, 91 ("Юрюзан" СҮ»);
"Монетка", 8 Март ур., 19;
"Ярминкә", М. Рыльский ур., 22;
"Альдо", Гагарин ур., 44;
"Монетка", Уфа елгасының яр буе ур., 23.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас