-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 14:05

"Тәмәке тарту гына түгел бу..."

Балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен видеога төшергәннәр.

Балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен видеога төшергәннәр.
Благовещен шәһәрендә яшәүче хатын-кыз балаларның ничек күңел ачуына шаһит булган. 10-11 яшьтәге мәктәп укучылары йорт ишегалдында тәмәке тартырга булган. Хатын бөтен процессны видеога төшергән һәм постын "Малайларның әти-әниләре кая карый?" дигән сорау белән социаль челтәргә урнаштырган.
Пост астына язучылар да хатын белән килешкән. Әмма малайларның башка кылыгын да игътибарга алган алар. Малайлар петарданы пластик шешәгә салалар һәм төтен исниләр...
"Мин мондый хәлне күрсәм, чыгып аларны кыйнар идем... Ичмасам башлары исән булыр иде", - ди арада берсе.
Фото: bash.news
Читайте нас: