+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 12:21

Язлар да, кышлар да элеккечә булмаячак?!

Гидрометүзәк Русиядә ел фасыллары озынлыгының үзгәрүе хакында кисәтә.

Гидрометүзәк Русиядә ел фасыллары озынлыгының үзгәрүе хакында кисәтә.

Җир шарында глобаль җылыну күзәтелә. Ул безнең илебез өчен дә эзсез узмый. Аныграк итеп әйткәндә, тиздән кар-буранлы ап-ак кышларсыз калуыбыз бар! Һәрхәлдә, кышларның дәвамлылыгы елдан-ел кыскарачак, салкын көннәр азаячак. Кыш кыскарак, ә яз озынрак була барачак. Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерә.
Антропоген факторлар, ягъни адәм баласының эшчәнлеге аркасында глобаль җылыну елдан-ел зуррак тизлек ала. Мондый хәл әлегә кадәр тарихта күзәтелмәгән, ди белгеч.
Ә менә Microsoft компаниясенә нигез салучы Билл Гейтс әйтүенчә, глобаль җылыну кешелек өчен, коронавирус пандемиясенә караганда, күпкә куркынычрак нәтиҗәләргә китерәчәк.



Фото: womanadvice.ru
Читайте нас