Хәзерге урбанизация чорында кешеләргә табигать белән аралашу, гади һәм экологик чиста мохит җитешми.
Башкортстанда искиткеч матур табигатьле җирләр бик күп. Шуларның берсе — Мәләвез районы. Аның мәйданы 320 мең гектар тәшкил итә. Район территориясенең күпчелек өлеше урман-дала зонасына карый, монда Урал таулары җәйрәп ята, урман һәм далалар аша Агыйдел һәм Нөгеш елгалары челтерәп ага. Нөгеш сусаклагычы һәм “Башкирия” милли паркы республиканың көньягындагы энҗесе булып тора.
Районда тырыш, уңган кешеләр яши һәм эшли. Шундый гаиләләрнең берсе — Нөгеш авылыннан әтиле-уллы Александр һәм Сергей Ивановлар. Алар — үз куллары белән искиткеч матурлык тудыручылар. Ихаталарына барып керүгә үзеңне әкият дөньясына эләккән кебек хис итәсең. Барлык җирдә пөхтәлек, зәвык белән үз урынын алган җиһазлар, ата-бабаларыбызның кулланышында булган борынгы көнкүреш әйберләрен күреп хәй-ран каласың.
Сергей Иванов Уфа икътисад һәм сервис академиясен тәмамлаган, туризм һәм сервис буенча белгеч һөнәренә ия. Хезмәт юлын Уфада башласа да, ул туган якларына кайтып төпләнә.
Әтисе Александр Михайловичның ул вакытта зур булмаган үз эше була. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган әнисе Елена Равил кызы да улының туган якларына кайтуына шатлана гына, әлбәттә. Уллары аларның төп ярдәмчесенә әйләнә.
— Безнең авыл табигатьнең искиткеч матур җирендә урнашкан. Тирә-яктагы юкә-лек үзе ни тора! Шуңа күрә дә таныш-белешләр ял итәргә, балык тотарга еш килеп тора. Баштагы мәлне без аларга палаткаларда, вагоннарда яшәргә урын бирә идек. Ел да бер үк кешеләр нәкъ безгә килә башлагач, йорт салырга карар кылдык. Бу эшкә тотыну әлләни кыен булмады, чөнки әтием — һөнәре буенча төзүче. Йортны тергезгәч, җиһаз алырга кибетләргә чыктык һәм андагы бәягә яхшы сыйфатлы карават сатып ала алмаячагыбызны аңладык. Чөнки безнең ул вакытта финанс ягыбыз бик яхшылардан түгел иде. Фантазиябезне эшкә кушкач, бик тә оригиналь ятак килеп чыкты. Әлбәттә, ялгышулар һәм хаталарны төзәтә-төзәтә эшләргә туры килде. Шунсыз булмыйдыр да. Интерьерны да нәкъ шул табигый һәм ата-бабаларыбыз үзләренең көнкүрешендә кулланган әйберләр белән бизәдек. Инде беренче кунакларыбыз бу йортка ял итәргә килүгә аларның шатлануын һәм соклануын күреп, ялгышмаганлыгыбызны аңладык. Хәзер инде безнең барлык ятаклар да үз кулларыбыз белән экологик чиста материаллардан эшләнгән.
Килгән кунакларыбызга мунчадан соң хуш исле үләннәрдән ясалган чәй тәкъдим итәбез. Моның өчен җәй көннәрендә урманнан кайтып та кермибез дип әйтергә була. Һәр эшнең — үз вакыты. Берничә көнгә генә соңга калсаң, инде нинди дә булса үләннең чәчәк аткан вакытын үткәреп җибәрергә мөмкинсең. Урманда йөргәндә җирдә яткан бер генә агач ботагы да безнең күз карашыннан читтә калмыйдыр. Без алардан төрле сыннар, һичьюгы ишек тоткасы булса да ясап куябыз. Табигатьнең байлыгына, аның камил булуына шаккатарлык. Бары тик башка яссылыктагы караш – күңел күзе белән күрә белергә кирәк.
Йортларның эчке бизәлешендә кулланган әйберләрнең берсе дә кибеттән сатып алынмаган. Шкаф, тумба, өстәл, сандыклар — барысы да тарихи әйберләр. Без аларны якын-тирәдәге авыллардан йорттан-йортка кереп сорап, җыеп, сатып алып йөрдек. Кайсыдыр әйберләрне кешеләр үзләре дә бүләк итеп бирде һәм әле дә китереп торалар. Һәр җиһазның — үз тарихы. Мәсәлән, бер шкафны чүплектә ятканын күреп, алып кайтып чистартып, юып, реставрация ясадык. Арба тәгәрмәчләрен дә авылдан-авылга йөреп җыйдык. Үзебез агачтан эшләгән эскәмия, урындык, өстәлләр дә йорт-җирләребезне матурлый.
Гомумән, без иске һәм тарихи әйберләрне күптән җыя башлаган идек. Барысы да әтиемнең металл кабул итү пунктын ачуыннан башланды. Туксанынчы елларда халык, дәррәү килеп, “искелек калдыкларыннан” арынырга тотынды бит. Шул вакытта металлоломга дип самавыр, балта, сәнәк, урак, чуен ка-заннар, бизмәннәр, сабаннар һәм башка бик күп көнкүреш коралларын тапшырдылар. Әтием аларны металлоломга тапшырырга кыймаган һәм җыеп барган. Хәзер инде бу әйберләр йортларның тышкы бизәлешендә кулланыла һәм үзенә күрә бер музей функциясен үти. Гадәттә, безгә башта — яшь парлар, аннары инде алар әти-әниләре һәм балалары белән бергә килә. Менә нәкъ шундый әби-бабайлар оныкларына экскурсия ясый, үзләренең ата-бабаларының шушындый эш коралларын кулланулары турында сөйли. Үзенә күрә буыннар бәйләнеше барлыкка килә.
Хәзерге урбанизация чорында кешеләргә табигать белән аралашу, гади һәм экологик чиста мохит җитешми. Монда килеп, шәһәр халкы үз асылына кайта. Мәсәлән, безнең бер йортта диварлар каен кайрысы белән тышланган, түшәме — имән кайрысыннан. Бернинди затлы һәм кыйммәтле материаллар кулланмыйча. Менә шуларны күргәч, кешеләрнең халәте үзгәрә, алар диварны куллары белән тотып, сыйпап, капшап карый, күзләрендә шатлык чаткылары балкый, — дип сөйләде Сергей Иванов.
Менә шулай, үз куллары белән матурлык тудырып, тирә-яктагыларны шатландырып яшәүчеләр булганда туган җиребез тагын да күркәмләнә дә инде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Мәләвез районы.