“Инцидент” системасы теркәгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге подъездларны ремонтлауга кагыла.
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Инцидент” системасы белән тыгыз эшләячәген белдерде. “Республика сулышын ведомство халык шикаятьләре аша тоячак, ә моңа “Инцидент-менеджмент” системасы ярдәм итәчәк”, — диде вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев.
“Инцидент” социаль чел-тәрләрдә куелган иң проблемалы сорауларны өскә чыгарырга мөмкинлек бирә. Алар-ның бер өлеше — аңлатма бирүне, бер өлеше оператив чара күрүне таләп итә. Соңгы атнада күпчелек мөрәҗәгатьләр подъездларны ремонтлауга, төзекләндерүгә һәм җылылык белән тәэмин итүгә кагылган. Өстәвенә, подъездлар буенча сорауларның 80 проценты диярлек халык-ның программада катнашу теләге белән бәйле булган. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Уфа, Салават һәм Стәрлетамак районнарыннан килгән.
Менә шундый зарларның берсе. Уфа шәһәренең Интернациональ урамында яшәүче Алинә Диләвирова түбәндәгеләрне яза: “Безнең йорт быел капиталь ремонт үткә-реләсе йортлар исемлегенә кергән иде. Бер ай элек аны башладылар да ташладылар. Ике атна инде ремонт эшләү-челәрнең күренгәне юк. Инструментлары һәм чүпләре шул килеш тора. Бөтен җирдә өзелгән электр чыбыклары ята. Фатир ишеге төбендә дә, урамда да, балалар мәйданчыгы янында да чүп-чар...
Безне кызыксындырган икенче сорау: капиталь ремонт подъездның бер өлешенә генә эшләнергә тиешмени? Бездә баскыч буен гына ремонтлыйлар, анда ике фатир. Моннан тыш, тамбурларда алтышар фатир бар. Йортта яшәүчеләр нинди оешманың ремонт ясавын белми, безгә әйтмәделәр. Шушыңа ачыклык кертсәгез иде”.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан килгән җа-вапта капиталь ремонт ясаучы төбәк операторының әлеге 167нче йортта комплекслы ремонтны тәмамлавы турында әйтелә.