46 яшьлек ханым белән 53 яшьлек ир-егет кичен саф һавада йөрергә чыкканда мондый фаҗигагә тарырбыз дип күз алдына да китермәгәннәрдер. Көтмәгәндә аларга урамда бер өер берәдәк эт ташланган. Ир-егет көч-хәл белән якындагы кибеткә кереп егылган, ә бахыр хатынны этләр өзгәләп бетергән.
Бу тетрәндергеч вакыйга Ухта шәһәрендә кичә теркәлгән.
Урам буйлап китеп барган ир-егет белән хатын-кызга бер өер эт һөҗүм иткән. Ир якындагы кибеткә кереп кача алган, арытаба аны авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатканнар. Ә менә котырынган этләр өере уртасында калган ханым ярдәм күрсәтеп өлгергәнче үлгән.
Хуҗасыз этләр һәр шәһәрдә, авылда йөри. Алар барыбыз өчен дә зур хәвеф чыганагы булып тора. Кайчан әлеге мәсьәлә хәл ителер, әлегә билгесез.
Эт яратам дип, көчек алып, аннары аны урамга чыгарып җибәреп, берәдәк, ач хайваннар санын арттыручылар җәмгыятебез өчен зур начарлык эшләвен аңлап бетерәме икән?
Фото: zlatoust.info