Әлшәй районы волонтерлары халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү эшендә зур активлык күрсәтә. Пандемия чорында, мәсәлән, мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек тарату киң җәелдерелде.
Гомумән, игелекле шәхесләр бихисап, алар, халык ихтыяҗларын алгы планга куеп, ярдәмгә ашыга. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы колл-үзәкнең “кайнар линиясе”нә күптән түгел авыр хәлгә тарыган Әлшәй районы кешеләре мөрәҗәгать иткән. Аларга тиз арада ярдәмгә бу төбәктән Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайланган депутат Тимур Гыйльмияров алынды.
— Аның тарафыннан районның өлкән яшьтәге ветераннарына, инвалидларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен средстволар бүленде, — ди Әлшәй районы хакимиятенең Спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов. — Бу акчага азык-төлек, йорт кирәк-яраклары сатып алынды.
Әйтергә кирәк, Тимур Рим улы — халык мәнфәгатьләрен күңеленә якын алучы депутат. Районның “Безнең хәстәрлек” оешмасының актив волонтерлары һәм яшь гвардиячеләре белән берлектә ул үзе дә матди ярдәмне таратуда катнаша. Йорттан йортка, фатирдан фатирга йөрү барышында мохтаҗлар белән очрашып, хәл-әхвәлләрен дә белешә, коронавируска каршы тору буенча киңәшләрен җиткерергә дә онытмый.
Гомумән, игелекле депутат буларак, Тимур Гыйльмияровны Әлшәй төбәгендә яхшы беләләр. Халыкка ярдәм акцияләрендә ул элек тә актив катнашып килде. Шуңа да депутатның халык арасында олы ихтирам казануы гаҗәп түгел.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.