Социаль челтәрләр аша кәкре каенга сөяүче кияүләр хакында язып торабыз инде, тик менә алданырга теләүче кәләшләр саны, нишләптер, азаймый, арта гына бара. Менә күптән түгел 35 яшьлек ханым, кияүгә чыгам дип, 2,6 миллион сум акчасыннан колак каккан.
Нязепетровск шәһәрендә яшәүче ханым банкта эшләгән. Югары белемле, дөнья күргән кеше булса да, мәхәббәт аның күзләрен томалаган, булачак киявенең үзен талавын аңламаган - ике ел буена ул бер тапкыр да очрашмаган ир-егеткә акча күчергән.
Кияү буласы кеше белән ул Инстаграмда танышкан. Стив Брайн аңа үзенең Америка Кушма Штатлары армиясе хәрбие булуы хакында язган. Тиз арада алар арасындагы хәбәр алышулар сөю тулы хатларга әверелгән. Һәрхәлдә, ханым үлеп гашыйк булган. Ә ир-егет аңа тизрәк отставкага чыгасы килүе, ә моның өчен өйләнергә кирәклеге турында язган. Тик менә хезмәт урыныннан бернинди фотолар да салмаган, "бу - ябык объект" дип аңлаткан.
Сөйгәне тизрәк үзенең янына килсен өчен ханым аңа даими рәвештә акча күчерә башлаган. Бу акчалар төрле белешмәләр җыю, документлар алу өчен кирәк, дип аңлаткан аңа сөйгәне. Юл хакын да сораган, әлбәттә.
Беркатлы "кәләш", үзенең акчасы гына җитмәгәч, банктан күпләп кредит алган. Тик менә күпме генә көтсә дә, "кияве" аның янына килмәгән, ә бөтенләй югалган.
Полиция тикшерү барышында шуны ачыклаган: ханымга Төркиядән язганнар һәм аның акчалары шул тарафка "очкан"...
Фото: province.ru