Башкортстанда "2020 елның аек авылы" республика конкурсы буенча актив эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, конкурска агымдагы елның 1 августында старт бирелде. 30 ноябрьгә кадәр муниципаль этап узды. Конкурсның әлеге этабында 54 район катнашты.
1-7 декабрьдә һәр муниципаль районнан җиңүчеләрдән берәр гариза кабул ителде. Быел республика Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча конкурсның приз фонды 10 тапкыр арттырылды.
Бүген Оештыру комитетының онлайн-режимда узган утырышында конкурсны үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Элемтәдә барлык муниципалитет вәкилләре бар иде.
“Быел барлык муниципалитетлар да эшкә актив кушылды, муниципаль этапка 2114 гариза керде. Конкурс турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде, билгеле бер камилләшүләр бар, чөнки 2,5 мең кеше яшәгән авылларны 100 кеше яшәгәннәре белән чагыштыру кыен, шуңа күрә без гаделрәк бәяләү өчен барлык конкурсантларны дүрт төркемгә бүлдек”, — дип хәбәр итте бәйгене Оештыру комитеты рәисе, республика Хөкүмәтенең вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Быел күп кенә хакимият башлыклары башлангычы белән акчалата бүләк рәвешендә үз приз фондлары булдырылды. Мәсәлән, Зианчура районында гомум приз фонды – 600 мең сум, Күгәрчен районында – 490, Белорет районында 380 мең сум тәшкил иткән. Дүртөйле районында җиңүчегә 500 мең сумлык юл төзекләндереләчәк, Туймазы районында җиңүче авылга мәдәният йортын ремонтлау өчен 300 мең сум акча бүленәчәк.
Конкурс кысаларында һәм Бөтенрусия аеклык көненә багышлап, Башкортстанда “кайнар линия” эшли башлады. Республика халкы 10, 11 сентябрьдә, 10 һәм 11 декабрьдә бушлай номер буенча шалтыратып, психотерапевтларга, наркологларга һәм психологларга мөрәҗәгать итә алды.