Мин күптапкырлар Октябрь райо-нының Торак-коммуналь идарәсе идарәче компаниясе ягыннан законсызлыкны бетерүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Аерым алганда, тәрәзә янында урнаштырылган чүп-чар бакларын алсыннар иде. Ул контейнерлар ике метр ераклыкта гына урнаштырылган, санитар нормалар буенча түгел.
Шушы мөрәҗәгатемә район хакимияте, йорт милекчеләре җыелышы үткәреп, чүп-чар өчен аерым мәйдан булдыру турында карар кабул итәргә тиеш, ди. Мин исә бакны тәрәзә яныннан алуларын үтенәм, чөнки ел дәвамында минем гаиләм чүп-чар исен ис-нәргә мәҗбүр. Өйне җилләтеп булмый. Бу безнең сәламәтлегебезгә яный”, — дип язган Карина М.
Район хакимиятеннән кил-гән җавапта Лесотехникум урамы буенча урнашкан бу йорт янында контейнер мәй-данчыгы оештырылуы турында әйтелә, контейнерлар да китерелгән.
Нефтекаманың Энергетиклар урамында урнашкан 11а санлы йортта пандусны алып ташлаганнар. Бу хакта Денис Салихов социаль челтәрләрдә язган. Нефтекама шәһәре хакимиятеннән килгән җавапта 8 декабрьгә пандус куелуы турында белдерәләр. Аны нинди төскә буяу турында йортта яшәүчеләр белән киңәшләшәчәкләр.