"Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашучыларның беренче ике хыялын “Бердәм Русия” төбәк бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров тормышка ашырды. Ул Уфа һәм Әлшәй районнары балалары өчен тылсымчы ролендә чыгыш ясады.
Әлшәй районыннан Урал Сәфәровка 9 яшь. Хәзерге вакытта ул сәламәтлек торышы буенча Уфадагы тернәкләндерү үзәгендә процедуралар уза. Аның теләге зур тәгәрмәчле самокат булды. Нәкъ менә шул хакта ул "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында Кыш бабайга хат язган.
"Урал - тырыш малай, яхшы укый. Самокат аның реабилитацияләү процессын тизләтер дип ышанам. Шундый яхшы акция нәтиҗәсендә аның теләге тормышка ашты”, - диде Рөстәм Әхмәдинуров.
Шулай ук бу көнне партия башкарма комитеты җитәкчесе икенче бала янында булды. Александр Шеломенцев Яңа елга роликлар сораган. Тышта кар явып, урамда йөрү әлегә барып чыкмаса да, малайның шатлыгы эченә сыймый иде.
Рөстәм Әхмәдинуровның баларның өченче теләген киләсе атнада башкарачак. Аделина Фәйзуллина Элвин Грей белән очрашырга хыяллана. Мондый мөмкинлек аның өчен “Башкортостан” концерт залы белән берлектә оештырылачак. Якын арада балаларның тагын өч теләген "Бердәм Русия" төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров үтәячәк.
Акция февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Танылган артистлар, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләр теләкләрне үтәүчеләр булачак.
“Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясенең максаты - ятим балаларның, аз керемле гаиләләрдәге балаларның һәм сәламәтлеге начар булган өлкән яшьтәге кешеләрнең Яңа ел хыялларын тормышка ашыру. Быел акцияне 5 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде.
Гаризалар 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр кабул ителде. Башкортстаннан акция сайтына теләкләр белән 500дән артык гариза керде. Алар 28 февральгә кадәр үтәләчәк.