Танылган психотерапевт, психиатр-нарколог һәм халыкара категорияле гипнозчы Рамил Шәмсиев шундый оптимистик фикердә.
Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсенә караганда, илдә теркәлгән үлем очракларының 20 процентына тәмәке тарту сәбәпче. Күптән түгел тагын да фаҗигале сан тетрәтте: илдә бары тик тәмәке тартудан барлыкка килгән төрле чирләрдән якты дөнья белән хушлашучылар саны көненә 1 мең кешегә якынлашып бара. Илебездә ир-егетләрнең — 65-67, хатын-кызларның 30 проценты чамасы тәмәке тарта. Исәпләүләргә караганда, әлеге яман гадәтләр “армиясе” 45 миллионга якынлаша.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар статистикасы да күңелле түгел. Илдәге барлык үлем-китемнең 23 процентыннан артыгына хәмер сәбәпче. Белгечләр фикеренчә, мондый тенденция дәвам итсә, 2025 елга Русия халкы 12-14 миллионга кимергә мөмкин.
Шул ук вакытта, тәмәке тарту, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләргә шушы “тозакка” эләккән хәлдә, аны һич тә “хөкем карары” дип кабул итәргә һәм бу яман гадәтләр белән килешеп яшәргә ярамый. Кызганычка каршы, еш кына авыр вакыт җиткәч кенә “чаң” сугабыз, ярдәм итәрдәй кешеләрне, табибларны эзлибез. Һәм без шундый табибларның берсен редакциягә чакырдык. Ул — психиатр, нарколог, психотерапевт һәм халыкара категорияле гипнозчы Рамил Шәмсиев. Шәмсиев-лар нәселендә өч дистәдән артык табиб исәпләнә. Рамилгә дә яраткан һөнәренә сөюне әтисе, Дүртөйле районында гына түгел, республикада халыкка изге хезмәте белән ихтирам һәм дан казанган табиб Эдуард Фатыйх улы уяткан.
— Рамил Эдуардович, Сез — кешеләргә бик сирәк бирелә торган талант иясе. Психотерапия ысулларына исеме дөньяга билгеле Анатолий Кашпировский дәресләрендә өйрәнүегез, аның белән әлегә кадәр дусларча аралашуыгыз да мәгълүм. Шулай да сәламәтлек дөньясындагы “серле сукмак”ларны ничек таптыгыз?
— Мин табиб һөнәренең никадәр дәрәҗәле булуын гына түгел, ә аларның үз тырышлыгы, хәтта җылы сүзләре белән дә кеше-ләрне дәвалый алганын һәм ак халатлыларның шушы эшеннән зур канәгатьләнү тапканын бәлә-кәйдән күреп үстем. Әтием Эдуард Фатыйх улының миңа һөнәр сайлауда роле зур булды. Җылы сүзе белән дә дәвалый, диләр чын табиблар турында. “Җылы сүз” шул гипноз кебек тәэсир итә дә инде кешеләргә.
Бервакыт билгеле галим, Нью-Йоркның Гыйлем институты президенты Х. Ла Моть Седжның гипноз турында бер гасыр элек язган китабы кулга килеп эләкте. Миңа ул вакытта 11-12 яшь кенә иде. Әтиемә бу китапны картәтием бүләк иткән булган. Китапның беренче битендә үк “Бу киңәшләрне тирән сер итеп саклагыз” дип язылганын күрдем. Мин бу китапны әлегә кадәр ачып укыйм. Һәм менә шушы серләр мине медицина өлкәсенә алып килде дә инде. Мәктәптә укыганда дусларым, туганнарым белән шулай экспериментлар үткәрә торгач, гипноз көченә ия булуымны тойдым. Әйткәндәй, 1991 елда миңа Киевта “Халыкара гипнозчы” дигән абруйлы квалификация бирелде.
Туганнар арасында гипноз бе-лән дәвалау сеанслары да көчемне, ышанычымны канатландырды. Мин куйган диагнозлар табибларның анализ аша билгеләгәннәренә туры килә иде.
Әйткәндәй, 1970 еллар башында әтиемнең Мәскәүдә квалификациясен күтәрү курсларында укыганда совет эстрада артисты, психологик тәҗрибәләре белән тамашачыларның эчке уйларын “укучы” Вольф Мессинг сеанслары турында сөйләгәне хәтердә уелып калган. Аның хезмәтләре мине үсмер чагымда ук кызыксындыра иде.
1980 елда, шулай ук, әтием Кырымның Феодосия шәһәрендә СССРның халык табибы, табиб-психиатр Александр Довженко белән очрашуы, аның сеансларында катнашуы турында сөйләгән иде. Шушы ике бөек шәхес эшчәнлегенең “серле дөнья”сы мине әсир итте дә инде.
Аннары, 1990 елда миңа Киевта исеме дөнья күләмендә мәгълүм табиб-психотерапевт Анатолий
Кашпировский белән очрашу, якыннан аралашу бәхете тиде. Һәм бу очрашу олы дуслыкка әйләнде. Зур шәһәрләрдә ул үткәргән сеансларына мине дә чакыра иде, ассистент буларак катнаштым. Әйтергә кирәк, Анатолий Михайлович белән очрашулар минем психотерапевт, нарколог һөнәрен сайла-вымда мөһим роль уйнады.
Автор белешмәсе. Рамил — гарәп теленнән “тылсымчы” дип тәрҗемә ителә. Рамил Шәмсиев йолдызнамә буенча “Сукояр” билгесендә 1975 елның 10 февра-лендә дөньяга килә. Билгеле гыйлем иясе Омар В. Гаррисон үзенең “Медицина астрологиясе” дигән китабында “сукояр”ны кешеләргә рухи көч бирү сәләтенә, ягъни психологик энергиягә ия дип бәяли. Аның тәгълиматы буенча, бу йолдызлык астында туган кешеләр, гадәттә, табигатьтән бирелгән дәвалау көченә ия.
Борынгылар бик дөрес әйткән: кеше өчен иң яхшы дару — ул кеше үзе. Әлбәттә, мин дәвалау сеансында ниндидер химик препаратлар кулланганым юк. Һәм чирдән арыну өчен мөрәҗәгать иткән кеше белән очрашканда да, әлбәттә, иң тәүдә үзем дә сәламәт, энергияле, үземә ышанган булу мөһим. Дәваланучыны башта начар уйлардан, шомлы кичерешләреннән азат итәргә кирәк. Монысына гипноз да ярдәм итә.
— Ә хәзер дәвалау серләренә күчик. Гади генә сорау: тәмәке тартудан ничек котылырга? Сез ничек ярдәм итә аласыз?
— Табиб буларак кына түгел, мин тәмәке һәм алкоголь белән мавыгучыларның күбесен өлкәнәя төшкәч нинди язмыш көтәсен беләм. Хәер, күп очракта мондый кисәтүне чираттагы нотык буларак кына кабул итүчеләр дә бар. Никотинның кан тамырларын кысуын, йөрәк тибешен ешайтуын һәм кан басымын күтәрүен, миңа калса, тарткан кеше үзе дә белә торгандыр. Әлбәттә, никотин тарткан кешегә канәгатьләнү хисе бирә һәм шуның белән үзенә бәйли. Шундый мисал китерергә телим. Илдә соңгы 5-6 елда сигаретка тартылучылар проблемасын өйрәнү буенча мәгълүматлар бар. Әгәр бала 15 яшьтән тәмәкегә ияләшә икән, аның гомере ким дигәндә 8-10 елга кыскара. Якынча 11 яшьтә тәмәкегә тартылучылар саны 2,5 тапкырга үсә.
Куркыныч белешмә. Үпкәдә-ге яман шеш чире барлыкка килүнең 70-90 процентына тәмәке сәбәпче. Тәмәке тартучы хатын-кызларда авыр төшү очраклары 5 тапкыр арта. Бер сигарет составында 0,5 мг никотин бар. Тәмәке “бүләк иткән” чирләр илдә ел саен 350 мең чамасы кешенең гомерен өзә.
Ничек котылуга килгәндә, бездә дәвалау ысуллары уннан артык. Мөрәҗәгать итүчеләр тәүдә видеосюжет карый. Аннары яман гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә корабыз. Әлбәттә, безгә ярдәмгә өмет итеп килүчеләргә таләп шундый: очрашуга килгәнче кичтән бер сигарет та тартмаска тиешләр.
Югарыда телгә алынган яман гадәтләрдән арыну өчен безнең ярдәмгә мохтаҗлар doctorsһamsiev. com электрон адресына яза ала. Кызыксындырган барлык сорауларга да шәхсән җавап бирәчәкмен.
Тәмәке тартучыларга психологик ярдәм күрсәтү дә мөһим роль уйный. Әлбәттә, “тәҗрибәле”леләренә үзаллы ташлау авыр, шуңа карамастан, “стаж”лары күпме булса да, ярдәм итәчәкбез. Әйткәндәй, күптән түгел генә Ришат исемле бер ир Мәскәүдән дәвалану сеансына килде. Сигез ел элек мин аңа Чаллыда үткән очрашуда аракы “коллыгы”ннан котылырга ярдәм иткәнмен. Бу юлы тәмәкесен ташлап кайтып китте. Андый мисаллар күп. Күрше төбәкләргә дә еш чакыралар. Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән, тирә-як районнардан кайтып кергән дә юк.
— Сез Нефтекама шәһәрендәге “Саномед” дәвалау-диагностикалау үзәгендә авыруларны психиатр-нарколог буларак кабул итәсез. Анда эчкечелек сазлыгына батып баручылар нинди ярдәм ала?
— Фикерне янә статистика белән ныгытудан башлыйк. Төрле чыганакларга караганда, Русиядә эчкечеләр саны 8-10 миллион кешегә якынлаша. Тагын да куркынычрагы: илдә хатын-кызлар арасындагы үлем очракларының — 15 проценты, ир-егетләр үлеменең өчтән ике өлеше күпмедер дәрәҗәдә алкоголь белән бәйле. Димәк, ел саен кимендә 500-600 мең кеше якты дөнья белән хушлаша булып чыга.
Куркыныч белешмә. Русиядә 11 яшьтән 24 яшькәчә булганнарның 80,8 проценты спиртлы эчемлекләр куллана. Сыра да зыянсыз түгел. Организмга 1 литрдан күбрәк сыра эләксә, анда авыр метал — кадмий артып, агулануга китерүе мөмкин. Эчкечелеккә бирелгән кешеләрнең гомере уртача 30-40 процентка кыскара, аларның 20 проценты гына 50 яшьтән узганчы яши. Таркалган һәр мең гаиләнең яртысына спиртлы эчемлекләр сәбәпче. Ел саен Русиядә уртача 2,5 миллиард литр спиртлы эчемлекләр эчелә.
Билгеле, алкоголь, наркотик белән бәйле кешеләрне дәвалау сеансы да видеоматериаллар караудан башлана. Әмма шартлар катгыйрак бу юлы: безгә килер алдыннан пациент өч һәм аннан да күбрәк көн айнык булырга тиеш. Әгәр кешенең мондый таләпне үтәргә көче юк икән, үзебезгә башта алардагы агулаучы матдәләрне организмнан чыгарырга туры киләчәк. Шуны ышанып әйтә алам: дәваланудан соң кешедә алкогольгә карата күралмау хисе туа. Спирт исен күтәрә алмый башлый. Билгеле, дәвалауның нәтиҗәсе турында сөйләгәндә эчкеченең үз ялгышын аңлавы, үзенең дә шул яман гадәттән арынырга теләве мөһим. Табиб һәм пациент бер максатта булганда медицинаның ярдәме нәтиҗәлерәк.
Һәркем үзенең сәламәтлегенә җаваплы карасын иде. Табибка мөрәҗәгать итүгә караганда, үз халәтеңне яхшырак тоясың, үз организмыңны тоя, тыңлый белергә өйрәнергә кирәк. Иртәгәсе матур көнгә ышанып, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек биргәндә, мин һәркем үзендәге яман гадәтләрдән арынырлык көч табачак, дип ышанам. Ә инде коронавирус шартларында һәрберебезгә дә үзебезне сакларга, табиблар киңәшен төгәл үтәргә чакырам.
“Кызыл таң” гәзитенең барлык укучыларын да якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас котлыйм һәм туып килүче Үгез елында әлеге йорт хайванына хас ныклык, сәламәтлек телим.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.