+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2020, 10:35

“Серле Кыш бабай”дан бүләк аласың киләме?

Башкортстан кешеләрен “Тайный Дед Мороз” бөтенрусия акциясендә катнашырга чакыралар.

Башкортстан кешеләрен “Тайный Дед Мороз” бөтенрусия акциясендә катнашырга чакыралар.
Акциянең максаты – Яңа ел бәйрәм иткәндә ил халкын берләштерү. Һәркем моңа кадәр таныш булмаган кешене котларга да, үзе дә котлау алырга мөмкин.
Катнашучылар теркәлүе тайныйдедмороз.рф сайтында алып барыла. Һәр “Серле Кыш бабай” очраклы рәвештә котларга кирәк булган кеше турында мәгълүмат ала.
Бүләкләр алмашу, кешеләрнең теләгенә карап, онлайн яисә офлайн форматта үтә. Сайтта котлау алучының яшәгән җирен сайлау мөмкинлеге дә бар – төбәк, федераль округ яисә бөтен ил. Ә менә бүләкләрне сайларга “Кыш бабай”ларга “Кызыксынулар һәм мавыгулар” пункты ярдәм итәчәк.
Катнашучының фотосы акция сайтында урын алсын өчен аны социаль челтәрләрдә акции #ПодариНовогоднееЧудо #Вместев2021 #ТайныйДедМороз #ТайныйДедушкаМороз хештеглары белән куярга кирәк.
“Тайный Дед Мороз” – #МЫВМЕСТЕ волонтерларының “Новый год в каждый дом” акциясе активлыгының бер төре. Марафон 2021 елның 10 гыйнварында тәмамланачак.
Читайте нас