Кичә Учалы районының Баттал авылында янгында ике кеше һәлак булды.
Яшьләр урамында агач йорт янган. Янгынны сүндергәндә һәлак булучыларның җәсәдләре табылган, аларның шәхесләре билгеләнгән, болар - 1959 елгы хатын һәм 1968 елгы ир.
Утны кичке сигездә сүндергәннәр.
Янгынның сәбәпләрен тикшерү-оператив төркем һәм янгын тикшерүчеләре ачыклаячак.
Фото: башинформ