Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Уфа районындагы бер кибеттә видеокүзәтү камералары төшергән ролик пәйда булды.
Анда Зубово авыл Советы депутаты Артур Саттаров җәнҗал оештыра һәм саклагыч битлек киюдән баш тарта. Ролик социаль челтәрләрдә тиз тарала һәм тиздән депутатны Беренче каналда «Гражданская оборона» программасында катнашу өчен чакыралар.
Федераль телеканал эфирында түрә кибеттә урнаштырылган җәнҗал - ул бары тик уен гына, дип белдерде. Шулай итеп, ул, имеш, Башкортстан Башлыгының җәмәгать урыннарында битлексез күренүне тыючы указы үтәлешен планнан тыш тикшерү үткәргән. Янәсе, муниципаль депутат кибет персоналының бу хәлгә мөнәсәбәтен карарга булган.
Программаның кайбер катнашучылары депутатның намуссызлыгында шикләнсә дә, Артур Саттаров кибетне тикшерү белән генә шөгыльләнүен тануларын таләп итә.
Соңрак «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров «Башинформ» белән әңгәмәсендә түрәнең гамәлләренә аңлатма бирде.
- Тулаем алганда, без коллегабыз булган депутатның мондый гамәлләрен хупламыйбыз һәм урындагы Сәяси советтан Президиум утырышында аның үз-үзен тотышын карауны сораячакбыз. Агымдагы чорда "Бердәм Русия" депутатлары кирәкмәгән конфликтлар китереп чыгарырга түгел, ә санэпидемия иминлеге чараларын үтәү үрнәген күрсәтергә тиеш дип саныйбыз, - дип ассызыклады Әхмәдинуров.
Фото: arpeflu.ru