+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 декабрь 2020, 14:25

Хөкүмәт миллион сум бирә

Бу сумма мәрхүмнәрне җирләүгә, исәннәргә ярдәмгә тәгаенләнә.

Бу сумма мәрхүмнәрне җирләүгә, исәннәргә ярдәмгә тәгаенләнә.
Башкортстан Хөкүмәте резерв фондыннан Әбҗәлил районындагы картлар йортында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм өчен миллион сумнан артык акча бүленгән. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Хәбәр ителгәнчә , янгында 11 кеше һәлак булган иде. Ведомство вәкиле аңлатканча, мәрхүмнәрнең туганнарына җирләү чыгымнары өчен 100 мең сум бүлеп бирелгән, ә янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 10 мең сум бүләчәкләр.

15 декабрьдәге янгында дүрт хатын һәм җиде ир һәлак булды. Гадәттән тыш хәлнең хәл-шартлары ачыкланганча, бинада янгын сүндерү системасы булмаган. Пансионат җитәкчесе тоткарланды, ул соңрак гаебен таныган, дип хәбәр иттеләр һәм ул 15 февральгә кадәр сак астында булачак.

Фото: pixabay.com
Читайте нас