Моннан бер ел элек битлекне бар дип тә белми идек. Ә хәзер аңа багышлап конкурслар оештырыла.
Дөньяны иңләгән коронавирус аркасында ул көндәлек тормыш рәвешенең төп атрибутына әйләнде.
Битлек – кем өчендер вируслардан саклану чарасы, кем өчендер кесә калынайту чыганагы. Хәтта бәйгеләр оештыруга да сәбәпче булды ул.
Костромада үзенчәлекле Яңа ел конкурсы – коронавирустан саклаучы битлекләргә конкурс үткәрергә булганнар. Бу хакта "Кострома" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Конкурсның төп шарты – битлек матур булырга һәм гадәти булмаска тиеш, ди оештыручылар. Шул ук вакытта төп бурычын да үтәргә – вируслардан сакларга.
Конкурста катнашырга теләүчеләр битлек ясау процессын фото һәм видеоматериалларда җибәрергә тиеш икән. Конкурсның җиңүчеләре 15 гыйнварда билгеле булачак, диелә хәбәрдә.
Фото:vesti.ru