“Торатау” Конгресс-холлы янындагы текә тау шуу өчен иң хәвефле урыннарның берсе санала.
Кичә, 19 декабрьдә, “Торатау” Конгресс-холлы янындагы текә таудан шуганда ике бала имгәнгән һәм дәваханәгә эләккән. Бу хакта Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
15:50 сәгатьтә коткаручыларга 12 яшьлек кызның тюбингта шуганда егылып җәрәхәтләнүе турында хәбәр ителгән. Берничә сәгатьтән нәкъ шушы урында 6 яшьлек малай җәрәхәт алган. Ике очракта да балалар әти-әниләре белән булган. Балаларның хәле турында мәгълүматлар юк, әмма алар икесе дә дәваханәгә озатылган.
“Торатау" Конгресс-холлы һәм “Ватан” паркы арасындагы текә тау шуу өчен иң хәвефле урыннарның берсе санала. Ел саен шушы урында өлкәннәр дә, балалар да имгәнә. Шунысы гаҗәп, ваемсыз ата-аналар әлеге тау битенең шуу өчен җиһазландырылмавына игътибар да итми.