Биолог Логинов вафат булды.
Русия Фәннәр академиясенең Уфа биология институты биотехнологияләр лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор Олег Логинов вафат булды. Бу хакта тикшеренү үзәге сайтында хәбәр ителә. Олег Логиновка 57 яшь иде.
Профессор Александр Мелентьев белән бергә ул техник микробиологлар һәм биотехнологларның Уфа фәнни мәктәбен оештырды. Логинов - микробиология, биохимия һәм биотехнологияләр буенча 355 фәнни мәкалә авторы. Аның җитәкчелегендә 15 кандидатлык диссертациясе якланды, өч докторлык диссертациясенең фәнни консультанты булды.
Олег Логиновның хатыны һәм биш баласы калган.
Үлем сәбәбе турында рәсми рәвештә хәбәр ителми, әмма хезмәттәшләре фаразлаганча, ул коронавирустан үлгән, диләр.
"Бүген бу каһәр суккан чир безнең тагын бер коллегабызны - Логинов Олег Николаевичны алып китте, - дип язган Facebookта галим Илдар Габдрәфыйков. - Әле кайчан гына, 9 декабрьдә, ул Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәге рәисе вазыйфасына дәгъва иткән иде..."
Фото: u7a.ru