Былтыр республикада андыйлар җидәү булган.
Былтыр Башкортстанда 1400гә якын пар алтын туйларын билгеләп үткән. Сигез пар - 70, ә бер пар 75 ел бергә гомер иткән.
Туучыларга килгәндә, быел балалар узган елгыга караганда 3 процентка кимрәк туган. Яңа өйләнешүчеләр саны 20 процентка кимегән, әмма бу бик җитди чикләүләр белән аңлатыла. Шуңа бәйле рәвештә, Башкортстанда яшәүчеләр азрак аерылыша башлаган - кимү 8 процентка якын тәшкил иткән.
Гадәти булмаган мәгълүматлар да бар: Башкортстанның өч кешесе җенесен алыштырган. Узган елда, ковид чикләүләренә кадәр, андый кешеләр саны җиде булган.