+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2020, 13:40

Ир бистәне куркуда тота...

Төн җиткәч, ул урамга пычак һәм урындык тотып чыга...

Төн җиткәч, ул урамга пычак һәм урындык тотып чыга...
Уфаның Черниковка бистәсендә яшәүчеләр төнлә пычак тотып йөрүче олы яшьтәге ир-егеткә зарлана. Кешегә бу сәер карт һөҗүм итми. Аны реклама плакатлары гына кызыксындыра. Һәм монда да аның "өстенлекләре" бар: инде ике айдан артык аның тарафыннан федераль азык-төлек челтәре, даруханә һәм автомәктәп кибетләре зыян күрә.
Ирне реклама баннерларындагы язулар канәгатьләндерми. Төн уртасы авышканнан соң, ул, җыела торган урындык һәм пычак алып, урамга чыга. Шул рәвешле ул реклама плакатларын зарарлый. Бер кибет кенә соңгы ике айда биш тапкыр зыян күргән.
Ир психик авыру булырга мөмкин, ди белгечләр.
Фото: bash.news
Читайте нас: