+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Декабря 2020, 12:58

Коронавирус Антарктидага барып җиткән!

Антарктидада коронавирус йогуның беренче очраклары теркәлгән. Моңа кадәр әлеге афәт килеп җитмәгән бердәнбер континент иде ул.

Антарктидада коронавирус йогуның беренче очраклары теркәлгән. Моңа кадәр әлеге афәт килеп җитмәгән бердәнбер континент иде ул.

Антарктидада инфекция Хенераль-Бернардо-О'Хиггинс Чили поляр станциясенең 36 хезмәткәрендә табылган. Бу хакта илнең Оборона министрлыгы хәбәр итә.

36 ир-егет инфекция йоктырган, аларның 26сы - хәрбиләр, унысы - базада ремонт башкаручы компания вәкилләре.
Авыручылар изоляциягә урнаштырылган, дәвалану үтә, хәлләре начар түгел.

Шул ук вакытта Джонс Хопкинс университеты мәгълүматлары буенча, бүген инфекция иң күп таралган ил - Америка. Анда 18 миллионнан артык кеше авырган, ковид аркасында 319 мең үлем очрагы теркәлгән. Икенче урында Һиндстан, өченче урында - Бразилия.

Ә менә безнең ил коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча дүртенче урында: пандемия башланганнан бирле әлегә кадәр 2,9 миллион ватандашыбыз ковид йоктырган.

Фото: 24.kz
Читайте нас